Казанда Бөтендөнья органнар донорлыгы көненә багышланган футбол турниры булды

2026 елның 17 августы, дүшәмбе

15 августта Казанның «Искандер» спорт комплексы базасында Бөтендөнья органнар донорлыгы көненә багышланган футбол турниры булды. Чара табиблар, трансплант-пациентлар командаларын, «Изварино Фарма» фармацевтика компаниясен һәм «Территория здорового детства» («Сәламәт балачак территориясе») АКБО сәламәтлеге ягыннан мөмкилекләрек чикләнгән кешеләр өчен спорт проектын берләштерде.

Турнирны ачуда Татарстан Республикасының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршин, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Андрей Анисимов һәм Кирилл Булатов катнашты.

Кеше гомерен коткаручылар, трансплантация ярдәмендә икенче шанс алучылар һәм пациентларга аннан соң актив тормышка кайтырга ярдәм итүчеләр бер кырда очрашты. Турнир түбәндәгеләрне искә төшерергә сәбәп булды: органнар донорлыгы – кешегә гомерен озайтырга мөмкинлек бирү, яңа максатлар һәм хәтта яңадан футбол кырына чыгу мөмкинлеге.

Андрей Анисимов билгеләп үткәнчә:

«Бу турнир – трансплантациянең кешегә исән калу мөмкинлегеннән тыш, тулы канлы, актив, спорт тормышына кайту мөмкинлеге бирүенә ачык дәлил. Бүген без донорларны да, хезмәтләре бу тормыш бәйрәмен үткәрергә мөмкинлек биргән медикларны да хөрмәтлибез».

Чара трансплантациядән соңгы терапия өчен препаратлар җитештерүче «Изварино Фарма» ярдәме белән үткәрелде. Турнир Бөтендөнья органнар донорлыгы көненә багышланган чаралар кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International