Рөстәм Миңнеханов август киңәшмәсендә: Иң мөһиме – яңа уку елын вакытында һәм сыйфатлы башлау

2026 елның 14 августы, җомга

13 августта Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры бинасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үткәрелде.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул 2010 елдан бирле республикада 115 мәктәп һәм 303 балалар бакчасы төзелүен, ә капиталь ремонтка ел саен шактый акча юнәлдерелүен искәртте. Республика башлыгы яңа һәм ремонтланган мәктәпләрдә уку елы вакытында һәм сыйфатлы башланырга тиешлеген ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук туган телне өйрәнү мәсьәләләренә кагылды, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе эше нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Укытучыларның хезмәтен җиңеләйтүдә ясалма интеллектның роленә, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләренең уртак эшенең әһәмиятенә, шулай ук балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында деструктив тәртипне кисәтүгә аерым игътибар бирелде.

Республика башлыгы РФ Президентының социаль ятимлекне киметү буенча йөкләмәсе турында искәртте, әмма торак алган ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү проблемасына игътибар итте. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык, шул исәптән пилотсыз очкыч белән бәйле куркыныч игълан иткәндә гамәлләр темасы да кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кеше тормышы теләсә нинди уңайсызлыклардан мөһимрәк һәм иминлек мәсьәләләрен гадиләштермәскә өндәде.

Киңәшмә азагында укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Рәисе педагогларга мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында электрон мактау тактасына 3640 укытучы һәм тәрбияче исеме кертелүен билгеләп үтте.

Киңәшмә азагында укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан рәисе педагогларга мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында электрон мактау тактасына 3640 укытучы һәм тәрбияче исеме кертелүен билгеләп үтте.

Киңәшмә эшендә шулай ук РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палата әгъзалары, шулай ук республиканың педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International