Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ведомствоның 2026 елның беренче яртыеллыгында халык алдында формалаштырылган максатларга ирешү буенча эшенә йомгак ясалды. Төп юнәлешләре – спорт мәктәпләрен җиһазлау, объектларны ремонтлау һәм төзү, халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм авыл территорияләренә кадрлар җәлеп итү.
Докладны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тәкъдим итте. Утырыш Иҗтимагый совет башлыгы Әмир Харисов рәислегендә үткәрелде.
Беренче яртыеллыкның төп нәтиҗәләре:
Утырышта шулай ук «Авыл тренеры» федераль программасының старты турында да фикер алыштылар: 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга эшкә күчеп урнашучы белгечләр бер мәртәбә 1 млн сум акча ала. Ел саен шундый 42 белгеч җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук яшәү урыны буенча спорт буенча инструкторлар ставкаларын кертү мәсьәләсе дә каралды.

