14 июньдә, Бөтендөнья донорлар көнендә, республикада донорлар хәрәкәтен үстерүгә багышланган мәгърифәтчелек һәм тантаналы чаралар узды.
Казан федераль университетында һәм Иннополис Университетында кан һәм сөяк мие донорлыгы турында лекцияләр узды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә һәм «Росплазма»ның Казан филиалында актив донорларны хөрмәтләү тантанасы узды. Аларга «Россиянең мактаулы доноры» күкрәк тамгалары, шулай ук Россия Кызыл Хачының «Даими донорлык өчен» истәлекле тамгалары тапшырылды.
«Һәр донор – үз каны белән башка кешеләрне коткаручы күзгә күренми торган герой. Барлык донорларга, волонтерларга, кан хезмәтенә, донорлар хәрәкәтен оештыручыларга һәм медицина хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел җылысы телим!» – дип катнашучыларны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Анисимов котлады.

