26 март көнне социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбенең өченче курсы кысаларында «Хаоссыз гына үзгәрешләр кертү: коммерцияле булмаган оешмалар өчен гади модель» онлайн-тренингы булды. Дәресне Ак Барс Банкының Корпоратив университеты бизнес-тренеры Эллина Гончарова үткәрде.
Тренинг барышында катнашучылар үзгәрешләр белән идарә итүнең өч фундаменталь моделен: локаль бурычлар өчен Курт Левин моделен, кешегә юнәлтелгән ADKAR моделен һәм масштаблы трансформацияләр өчен Джон Коттер моделен тикшерделәр.
Джон Коттерның 8 адымына аерым игътибар бирелде. Статистика кырыс: реформаларның 70%ы уңышсызлыкка дучар була, чөнки җитәкчеләр беренче адымнарны игътибарсыз калдыра – ашыгычлык хисе тудырудан алып киртәләрне бетерүгә кадәр. Тыңлаучылар һәр этапны ачыкладылар: тарафдарлар коалициясен төзү, күзаллау булдыру, кыска вакытлы җиңүләр тәэмин итү һәм корпоратив мәдәнияттә үзгәрешләрне ныгыту.
Практик биремдә катнашучылар абстракт адымнарны конкрет «Кем? Нәрсә? Кайчан?» гамәлләренә күчереп, үзләренең «Үзгәрешләрнең юл картасы» проектын әзерли башладылар.
Очрашу эмоциональ рефлексия белән тәмамланды.
Проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «АК БАРС» БАНК ГАҖ корпоратив университеты, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм «Шәһәр мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый учреждениесе белән берлектә гамәлгә ашырыла. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды күчмә йомгаклау сессиясенә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ («РИТЭК» ҖЧҖ) социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы грантын алды.