25 мартта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбенең өченче курсы кысаларында «Сөйләшүләр алып бару тактикасы» темасына онлайн-тренинг булды. Дәресне Ак Барс Банкының Корпоратив университеты бизнес-тренеры Татьяна Трофимова үткәрде.
Катнашучылар нәтиҗәле аралашуның төп инструментларын: сөйләшүләргә әзерләнү өчен «Мәнфәгатьләр күппочмагы»н һәм Шульц фон Тунның «4 колак» моделен тикшерделәр, аның нигезендә теләсә нинди хәбәр дүрт дәрәҗәдә кабул ителә – фактлар, үз-үзеңне ачыклау, мөнәсәбәт һәм гамәлгә өндәү.
Үз-үзеңне тотыш «доминантларына» – коммуникация стилен билгели торган тотрыклы модельләргә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар дүрт тип белән таныштылар: Аналитик (мәгълүматларга һәм мантыйкка йөз тоту), Оештыручы (тәртип һәм процессларның кыйммәте), Креативщик (идеяләр өчен пространство) һәм Психолог (кешеләргә һәм мөнәсәбәтләргә фокус). Тренер әңгәмәдәш доминантын ничек танырга һәм аның эчке мантыйгын исәпкә алып аралашуны ничек төзергә икәнен аңлатты.
Практик өлештә тыңлаучылар командаларга бүленгән һәм төрле типтагы әңгәмәдәшләр өчен сорау формалаштыру күнекмәсен булдырганнар, нәтиҗәгә ирешү өчен аргументлар сайлап һәм төп сүзләрне билгеләгәннәр.
Татьяна Трофимова ассызыклаганча, сөйләшүләр – ул көндәлек практика. Сезнең каршыгызда кем икәнен аңлау коммуникацияне төгәлрәк һәм нәтиҗәлерәк төзергә мөмкинлек бирә.
Тренинг азагында катнашучылар өстәмә әдәбият һәм материалны беркетү өчен фильмнар буенча киңәшләр ишеттеләр.
Проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «АК БАРС» БАНК ГАҖ корпоратив университеты, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм «Шәһәр мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый учреждениесе белән берлектә гамәлгә ашырыла. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды күчмә йомгаклау сессиясенә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ («РИТЭК» ҖЧҖ) социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы грантын алды.