28 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев ветераннар белән системалы эшнең мөһимлеген ассызыклады:
«Тернәкләндерү, эшкә урнаштыру һәм психологик ярдәм мәсьәләләре – уртак эш өчен бик зур киңлек. Монда коммерцияле булмаган оешмалар дәүләт учреждениеләренең ышанычлы партнерлары була алалар. Безнең бурыч – сугыш хәрәкәтләре аша узган кеше үз проблемалары белән ялгыз калмаслык итеп система төзү».
Утырыш барышында катнашучылар махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләүгә системалы караш, аларны яшьләрне патриотик тәрбияләү процессына җәлеп итү, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен адаптив спортны үстерү турында фикер алыштылар.
Утырыш йомгаклары буенча билгеләнгән юнәлешләр буенча алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләнде.