26 мартта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафин Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының «Имин юл: гражданнардан иске көнкүреш калдыкларын җыюны алдан фаразланырлык һәм бюджет өчен нәтиҗәле итү» темасына түгәрәк өстәлендә катнашты.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, РФ Иҗтимагый палатасына төрле төбәкләрдән гражданнардан җыелган иске көнкүреш калдыкларын эшкәртү чыгымнарын түләп бетерү мәсьәләләре буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Фикер алышу йомгаклары буенча дәүләт органнары белән берлектә гражданнар өчен аңлаешлы бердәм кагыйдәләр эшләү һәм өстәмә түләүләрне булдырмау турында карар кабул ителде.
Шулай ук 26 мартта «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары чакыруы буенча Фәрит Сафин оешма офисында булды, анда җитәкчелек һәм баш икътисадчы белән бергә агымдагы икътисади вәзгыять һәм эшмәкәрлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
.jpg)
.jpg)
