Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурсның берләштерелгән Эксперт советы утырышы булды. Катнашучылар экспертларның 2022-2025 еллардагы эш нәтиҗәләре, аларны укыту планнары, шулай ук 2026 елда конкурс нигезендә сайлап алуны оештыру турында фикер алыштылар.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев эксперт җәмгыятен әзерләүгә системалы карашның мөһимлеген ассызыклады:
«Проектларны бәяләүдә катнашучы экспертларны системалы укытуны оештыру төп бурычларның берсе булып тора. Һәр конкурс сайлап алуында 80 гә якын эксперт җәлеп ителгән, шул ук вакытта аларның составы ел саен яңартыла. Шуңа бәйле рәвештә берләштерелгән Эксперт советы утырышында агымдагы елга экспертлар пулын (төркемен) формалаштыру принципларын билгеләргә кирәк булачак».
Берләштерелгән Эксперт советы составына ТР Иҗтимагый палатасы, Ресурс үзәге, эксперт җәмәгатьчелеге, профильле ведомстволар һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре керә. Советның рәисе –Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова.
Очрашу йомгаклары буенча, экспертларны укыту программаларын әзерләүне дә кертеп, 2026 елда конкурс нигезендә сайлап алуны оештыру буенча алдагы адымнар билгеләнде.
.jpg)