Котлыйбыз!

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) сайлау нәтиҗәләрен раслады. Аларның нәтиҗәләре буенча, ТРның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ике миллионга якын сайлаучы тавышын яисә 88,09%  җыеп, җиңүче булды. 

Һәрбер тавышта белдерелгән зур ышаныч – бөтен республикада Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла торган зур, иҗади эшкә ярдәм итү. Бу безнең республиканың киләчәктә дә үсәчәгенә, анда яшәүчеләр өчен иң тату йорт һәм безгә, Татарстанга килүчеләр өчен кунакчыл төбәк булып калачагына ышаныч.

Татарстанлыларның ышанычлы сайлавы шулай ук хакимиятнең, бизнесның һәм гражданлык җәмгыятенең һәрьяклап хезмәттәшлеген һәм үзара ярдәм итүен раслый.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International