РКБда дәваланучы сугышчылар өчен чираттагы «Игелекле экскурсия» узды. ТР Иҗтимагый палатасының ышанычлы партнеры «Буревестник» транспорт компаниясе сугышчыларга экскурсия оештыруда ярдәм итте һәм бушлай уңайлы туристик автобус бирде.
Экскурсовод булып Инна Кертанова чыгыш ясады. Экскурсиядә шулай ук «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Волонтер-медиклар» волонтерлар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм аппарат хезмәткәрләре белән бергә катнаштылар.
Экскурсия вакытында егетләр шәһәрнең тарихи истәлекле урыннары белән танышты, Казанның искиткеч күренешләре белән хозурландылар. Экскурсия вакытында фотограф сугышчылар өчен фотосурәтләр ясады, егетләр үзләре дә күп итеп фотога төшкәннәр, шунда ук сурәтләрне башка төбәкләргә туганнарына һәм якыннарына җибәрделәр.
Егетләр Казанның матур урыннарын бик теләп күзәттеләр һәм Казан Кремлендә ошаткан сувенирларны үзләренә истәлеккә алып киттеләр.