Татарстан тиздән, 14 сентябрьдә булачак бердәм тавыш бирү көненә, 2,8 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесен әзерләде. Төбәктә легитим сайлаулар уздыру өчен мохит формалаштырылган. Бу хакта бүген «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты Антон Лукаш ТР Иҗтимагый палатасында «Сайлау процессында хокук бозуларга һәм ялган мәгълүматка каршы тору: яңа таләпләр һәм профилактиканың нәтиҗәле технологияләре» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Анда катнашучылар ялган мәгълүматны профилактикалауның заманча технологияләрен һәм практикаларын анализладылар, мәгълүмати һөҗүмнәргә һәм фейкларга каршы тору механизмнары, шулай ук сайлаучыларның тавыш бирүенең үтәкүренмәлелеген һәм легитимлыгын тәэмин итүдә медиаграмотлык һәм закон чараларының роле турында фикер алыштылар.
«Республикада иҗтимагый күзәтүчеләр корпусын әзерләү буенча җитди чаралар үтте, 2,8 меңнән артык кеше белем алды. Бу практик юнәлешле укыту, Иҗтимагый күзәтү вәкилләрен профессиональләштерү бара», – дип билгеләде ул.
Лукаш мәгълүматларына караганда, хәзерге шартларда фейклар һәм дипфейклар барлыкка килгән цифрлы мохиттә җәмәгать күзәтүчесе берьюлы өч рольдә чыгыш ясый: «Беренчедән, ул участоктагы хәлләрне үз күзләре белән күрүче шаһит. Икенчедән, ул контролер, <…> кирәкле документлар чек-бит рәвешендә бирелгән. Өченчедән, ул процессуаль катнашучы, хокукый статуска ия. Ул күзәтергә генә килмәде, аның хокуклары һәм бурычлары бар».
«Фейкодел һәм фейкометларга, ялган иҗат итүчеләргә уңайлы булмаган мохит формалашкан. 2019 елдан башлап Россия Федерациясе законнарында ялган өчен җаваплылык турында җитди үзгәрешләр булды. Күрәләтә ялган – кеше нәрсә ялганлаганын төгәл белә һәм моны эшләвен дәвам итә», – дип белдерде Лукаш.
Күзәтүчеләр һәм эксперт берләшмәсе, бәйсез иҗтимагый мониторинг, Иҗтимагый палата штабы күзәтүчедән мәгълүматны тиз арада алып, аңа квалификацияле бәя бирергә һәм кыска вакыт эчендә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында эксперт бәяләмәсе буларак тәкъдим итәргә мөмкин. Шул рәвешле, аның фикеренчә, фейклар саны нульгә диярлек кайтып кала – аноним Telegram-каналлардан тыш.
«Үз артыннан җитди иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсенә китерә торган иҗтимагый әһәмиятле ялганны тарату, ә махсус хәрби операция шартларында бу бик мөһим, – бу юридик яктан җәзага тартыла торган гамәл», – дип ассызыклады Антон Лукаш. Аның төбәктә сайлауларга әзерлек тыныч бара дигән ышанычы ныклы. Бу җәмгыятьнең берләшүе һәм гамәлдәге хакимият сәясәтенә ярдәм итү турында сөйли.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар үткәреләчәк.