1 сентябрьдә президент табигать фондыннан 2026 елгы экологик һәм табигатьне саклау проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Табигатьне саклаучылар берләшмәсе вәкилләре, экологик коммерцияле булмаган оешмалар, тыюлыклар һәм милли парклар конкурска үз идеяләрен тәкъдим итә ала. Инициативаларның тематикасы биологик төрлелекне саклап калу белән бәйле булырга тиеш. Бу, беренче чиратта, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван төрләрен, аларның яшәү урыннарын саклап калуга ярдәм итә торган проектлар. Болар шулай ук табигатьне саклаучылар берләшмәсенең кадрлар потенциалын үстерү, аерым игътибар белән сакланучы табигать территорияләре базасында хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлеге, экологик агарту проектлары.
Гаризалар сайтта кабул ителә: http://xn--d1aaabbkhcbij9adndcmfnblv4cxl.xn--p1ai/
3 сентябрьдә «ВКонтакте» фонды битендә (https://vk.com/fondprirody) Президент табигать фонды идарәсе рәисе Илья Чукалин белән туры эфир үткәреләчәк. Ул 2026 елда экологик һәм табигатьне саклау проектлары конкурсы башлануга багышланачак.
Шулай ук фонд кайбер төбәкләрдә турыдан-туры семинарлар һәм гариза тутыру буенча вебинар оештырачак.
Конкурс ике этапта уздырыла. 30 сентябрьгә кадәр катнашучылар үзләренең проект идеяләрен тәкъдим итәләр, ә эксперт советы аларның иң актуальләрен сайлап ала.
Аннары беренче этап финалистлары үз проектларын эшләп бетерә. Алар янәдән экспертлар тарафыннан бәяләнә һәм баллар буенча рейтинг төзелә.
Конкурсны үткәрүнең шартлары һәм тәртибе турында җентекле мәгълүматны Фонд сайтында бастырылган нигезләмәдә карарга мөмкин – http://xn--d1aaabbkhcbij9adndcmfnblv4cxl.xn--p1ai/