Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы бульварда булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин һәм башкалар озата йөрде.
Бу инде бульварны төзекләндерүнең икенче этабы. Иҗтимагый киңлек Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле - шәһәрлеләр аны узган гасырның 70 нче елларыннан файдалана, хәзер ул заманча, инклюзив һәм экологик ял итү зонасына әверелде.
Биредә күлне экореабилитацияләгәннәр, ә иҗтимагый киңлек үзе яңа күп функцияле мәйданчык – экопавильонлы булган.
Бүген бульварны ачу вакытында «Синең яшел гадәтләрең» балалар экофестивале («Казаноргсинтез» ярдәмендә), үсемлекләр утырту һәм мастер-класслар оештырылды, «НеЗаМи» төркеме чыгышы каралган.
Исегезгә төшерәбез (искәртеп үтәбез), бу иҗтимагый киңлек төзекләндерүнең беренче этабыннан соң 2024 елның октябрендә ачылды. Бульварның үзенчәлеге инклюзия булды – аны тулысынча сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырдылар. Территориядә ике балалар мәйданчыгы, адаптив тренажерлы спорт мәйданчыгы, сәхнә, җәяүлеләр зонасы, сенсор бакчасы, павильон булдырылды. Шулай ук монда шахмат өстәлләре һәм уен өчен локация барлыкка килде, ул бочча (паралимпия спорт төре) дип атала. Бульвар киңлек буенча да, аның тирәсендәге территория буенча да юнәлешне билгеләү өчен аудио- һәм визуаль мәгълүматка бай.
Төзекләндерүнең икенче этабы кысаларында бульварның яңа өлешендә спорт мәйданчыгыннан сулыкка кадәр үзенчәлекле ихтыяҗлары булган балалар өчен махсус велосипедлар прокаты һәм лекторийлы экопавильон, киң велосипед юлы, рус ишарәләр теле буенча ачык дәресләр өчен зона, урам китапханәсе, җәмәгать бакчасы, су мәйданчыгы һәм эшкәртелгән пластиктан «Урман фатиры» зонасы урнаштырылган.
Бульварны төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча алып барыла.