Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү буенча республика конкурс комиссиясе утырышы булды. Аны комиссияне җитәкләүче ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева үткәрде.
Зилә ханым чараны ачып җибәргәндә, конкурс конкуренциясенең югары дәрәҗәсен, проектка гаризаларның сыйфаты күтәрелүен, конкурс географиясенең киңәюен билгеләп үтте. Үз инициативаларын күпьеллык тарихы булган тәҗрибәле коммерцияле булмаган оешмалар да, яңа гына үз эшчәнлеген башлап җибәрүче коммерцияле булмаган оешмалар да тәкъдим итте.
Быел Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән һәм Россиянең 30 төбәгеннән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалардан барлыгы 413 гариза килгән.
Традиция буенча җиңүчеләрнең күбесе республикабыз башкаласында. Казанда – 87, Кукмара районында – биш, Нурлат районында – дүрт, Әлки, Түбән Кама һәм Чистай районнарында –өчешәр. Барлыгы грант ярдәме республиканың 32 муниципаль берәмлегеннән коммерцияле булмаган оешмалар проектларына биреләчәк. Шулай ук Россия Федерациясенең 9 субъектыннан татар милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 10 проект хупланачак.
Грантның минималь күләме — 29 668 сум («Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы яшьләренә ярдәм һәм аларны үстерү» җирле иҗтимагый оешмасы проекты), максималь күләме – 2 251 000 сум («Волейбол үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы проекты).
Җиңү яулаган коммерцияле булмаган оешмалар 154 грант алачак, моңа балаларга өстәмә белем бирүне камилләштерүгә, шул исәптән сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ветераннарга, махсус хәрби операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруны үстерүгә, республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен, туган телен саклауга һәм башка күп кенә социаль проектларны тормышка ашыру керә, тулаем алганда, тормыш сыйфатын яхшыртучы конкрет ишегаллары, торак пунктлары, муниципаль берәмлекләр һәм республика дәрәҗәсендә төрле берләшмәләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга планнарын уңышлы итеп тормышка ашыруларын телибез!
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге һәм конкурс турында тулырак мәгълүмат рәсми порталда бар: https://xn--80aaaaan5edveliabd1l.xn--p1ai/contests/15
