Балачакта без үз йортыбызның ишегалдында уйныйбыз. Ишегалдыбыз безгә шундый зур булып тоела! Әмма, үсә төшкәч, тирә-ягыбызда күпкә зуррак мәйдан, шулкадәр күп кешене берләштерә торган мәйдан – яраткан Татарстаныбыз булуын аңлыйбыз.
Татарстан – ныклы, ышанычлы йорт, анда төрле милләт һәм конфессия кешеләре яши. Без бер-беребезгә кунакка йөрибез, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез һәм, әлбәттә, авырлыкларны иңгә-иң куеп каршы алабыз.
Бердәмлегебез киләчәккә ышаныч белән карарга көч бирә. Мәрхәмәтебез безгә могҗизалар тудырырга һәм йөрәкләребезне җылытырга мөмкинлек бирә. Безнең Меңьеллык зирәклегебез һәм ата-бабаларыбыз традицияләренә хөрмәт безгә яшәргә һәм балалар үстерергә тели торган чәчәк атучы һәм заманча төбәк төзергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Уртак йортыбыз – Татарстан –һәрвакыт тынычлык, дуслык һәм бөек казанышлар мәйданы булып калсын. Анда яшәүче һәр кеше үзен зур һәм нык гаиләнең бер өлеше итеп хис итсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм үзебез яшәгән җир өчен горурлык хисе кичерүегезне телибез!