Бөгелмә районының хатын-кызлар Советы һәм иҗтимагый советы әгъзалары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрделәр

2025 елның 22 августы, җомга

22 августта Бөгелмә районының Хатын-кызлар советы һәм иҗтимагый советы әгъзалары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе оештырды.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 15 балага, олимпиадаларда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә мәктәп товарлары кибетенә сертификат һәм «Плюшки-ватрушки» кибетеннән татлы бенто-торт тапшырдылар, ә беренче сыйныфка баручы сабыйларга йомшак уенчыклар да эләкте әле. Бөгелмәнең «Скакалка» бәйрәмнәр студиясе балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм рухы тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International