Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне белән котлавы

2025 елның 22 августы, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне белән котлыйм.

Герб һәм Гимн белән беррәттән, Әләм Ватаныбызның изге символы. Аның затлы төсләрендә тирән мәгънә салынган: ак төсе – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр төсе – ышанычны һәм рухилыкны, кызыл төсе – күпмилләтле халыкның батырлыгын, көчен һәм бөеклеген символлаштыра. Геральдик атрибутикага ихтирам белән без ил тарихының данлыклы сәхифәләренә, аны саклаучы каһарманнарга хөрмәт күрсәтәбез, буыннар дәвамчанлыгы нигезләрен ныгытабыз.

Бүгенге көндә Россиянең өч төсе дөньяның барлык почмакларында да танылу алган. Ул дәүләт учреждениеләрендә җилферди, хәрби җиңүләрне һәм күренекле хезмәт казанышларын билгели, халыкара очрашуларда һәм мөһим вакыйгаларда урнаштырыла. Төрле милләт, дин кешеләрен Ватанга ихлас мәхәббәттә, аның чәчәк атуына һәм алга таба үсешенә үз өлешен кертергә омтылуда, гадел дөнья тәртибен һәм гомуми имин киләчәкне раслауда берләштерә.

Күп гасырлык теләктәшлек, патриотизм, милләтара бердәмлек һәм татулык традицияләренә таянып, Татарстан халкы илебез ышанычлы адымнар белән алга барсын өчен армый-талмый хезмәт куя. Россия Федерациясенең төп көче –нәкъ менә тугандаш халыкларның бердәмлегендә, аның теләсә кайсы кыенлыкларны һәм заман таләпләрен җиңеп чыгу сәләте.

Хөрмәтле ватандашлар! Бүген һәркайсыгызның ак-зәңгәр-кызыл байрак белән, бөек Ватаныбыз белән горурлануын телим. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International