Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясе кысаларында җыелган күпсанлы китапларны алып килделәр. Лисичанск һәм Рубежное китапханәләре киштәләре йөзләгән басма белән тулыланачак һәм хәзер һәр укучының яңа яраткан китабын табу мөмкинлеге бар!
Балалар әкиятләре, классик әдәбият, заманча проза, фәнни-популяр басмалар — республика халкы китапларны гына түгел, ә тулы бер белем һәм хис-кичерешләр дөньясын бүләк итеп, әлеге җыюда чын күңелдән катнашты.
.jpg)
.jpg)
