Лениногорск районы Иҗтимагый советы әгъзасы «Күрше-фест» кысаларында «Тату күршеләр бәйрәме» үткәрде

2025 елның 25 июле, җомга

Лениногорск районы Иҗтимагый советы әгъзасы Гүзәл Ногманова Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Күрше-фест» ишегалды чаралары республика конкурсында җиңүче булды.

23 июльдә Лениногорск ишегалларында «Тату күршеләр бәйрәме» старт алды. Балалар өчен уеннар һәм квестлар үткәрелде, микрорайоннарда яшәүче актив кешеләрне бүләкләделәр, шулай ук халык өчен концерт оештырдылар.

Барлык чараларда да Лениногорск мэры Марат Гыйрфанов, Лениногорск районы Иҗтимагый советы рәисе Ирина Трищанкова һәм совет әгъзасы Гүзәл Ногманова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International