Татарстан муниципаль берәмлекләренең Иҗтимагый советлары ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясендә актив катнаша.
Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Саба, Нурлат һәм Теләче районнары Иҗтимагый советлары җирле халыкны акциягә җәлеп итә, алар Лисичанск һәм Рубежный укучылары өчен яраткан китапларын алып килә.
Сез дә китапларны үзегезнең район Иҗтимагый советы аша тапшыра аласыз яки турыдан-туры түбәндәге адрес буенча ТР Иҗтимагый палатасына алып килегез: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 136 каб.
Акция 2025 елның 10 августына кадәр дәвам итәчәк.
«Бүләккә китапханә» игелекле акциясенә кушылыгыз!

.jpg)

.jpg)

.jpg)