Аксубай районы Иҗтимагый советы Лисичанск һәм Рубежный китапханәләре өчен «Бүләккә китапханә» акциясе кысаларында ТР Иҗтимагый палатасына китаплар китерде.
Тапшырылган басмалар арасында Сергей Аксаков, Михаил Шолохов, Константин Симонов әсәрләре җыентыклары, Федор Достоевский, Ярослав Гашек һәм башка классикларның әсәрләре бар. Бу китаплар тиздән Луганск Халык Республикасына ярдәм йөзеннән җирле китапханәләргә җибәреләчәк.
Акция дәвам итә! Сез китапларны 2025 елның 10 августына кадәр ТР Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча тапшыра аласыз: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 136 каб.
Китапларга икенче тормыш бүләк итегез – алар Лисичанск һәм Рубежный халкы өчен белем һәм илһам чыганагы булсын.