2025 елның 25 июнендә 13:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында (адресы: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а) сәламәтләндерү лагерьларында укучыларның җәйге ялын оештыру буенча «кайнар линия» узачак. «Кайнар линия»дә балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча «Җәй» республика үзәге директоры Н.К. Шимина һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнаша.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 25 июньдә 13:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны аша, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) 2025 елның 24 июненә кадәр 23:59 сәгатькәчә кабул ителә.