2025 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева һәм ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Римма Гыйльмиева XVII «Казан шәһәренең иң яхшы яшь укытучысы - 2025» конкурсының жюри эшендә катнаштылар. Әлеге конкурс Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр советы белән берлектә Казан шәһәренең югары һәм урта һөнәри учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге яшь мөгаллимнәре арасында уздырыла һәм яшьләрнең фәнни активлыгын стимуллаштыруга, яшь мөгаллимнәрнең һөнәри үзбилгеләнүе һәм шәхси үсеше өчен шартлар тудыруга, шулай ук укыту-методик һәм тәрбия эшенең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Читтән торып уку туры нәтиҗәләре буенча (2025 елның 25 маена кадәр), анда катнашучылар фәнни, мәгариф һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары тупланган портфолионы тәкъдим иттеләр. 19 конкурсант офлайн турга кертелде:
– «Иң яхшы яшь югары белем укытучысы» номинациясендә 13 катнашучы;
– «Иң яхшы яшь урта һөнәри белем укытучысы» номинациясендә 6 катнашучы.
Финалистлар заманча технологияләр кулланып ачык дәрес үткәрделәр һәм студентларның видео-презентацияләрен тәкъдим иттеләр.
Казан дәүләт энергетика университеты, КНИТУ-КАИ, Казан дәүләт аграр университеты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан инновацион университеты укытучылары эрудицияләрен, фәнне яхшы белүләрен, укытуда яңа технологияләр куллана белүләрен күрсәттеләр
ТИСБИ көллиятенең, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты көллиятенең, Казан төзелеш көллиятенең, халыкара компетенцияләр үзәгенең, Казан технология көллиятенең яшь мөгаллимнәре яшь үзенчәлекләре педагогикасы һәм психологиясе, методик алымнар һәм күнекмәләрне белүләрен, шулай ук фән белән мавыгуларын һәм студентларны мавыктыра белүләрен күрсәттеләр.
Конкурс иҗат, яңа идеяләр һәм технологияләр эзләү, укытуның актуаль проблемаларын хәл итү атмосферасында узды.