Казан Кремлендә гадәт буенча, Россия көнендә 50дән артык милләт вәкилләрен берләштергән Халыклар дуслыгы парады узды, аларга ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары кушылды. Алар Спас манарасыннан Сөембикә манарасына кадәр барып, Кол Шәриф мәчетенә таба борылдылар һәм «Мәдәниятләр мозаикасы» этномәдәни фестивале уздырылган Гаммәви урыннар ишегалдына килеп җиттеләр.
Йөреш берничә дистә метрга сузылды, милли киемнәрдәге катнашучылар җырлар башкарды, барысыннан да көчлерәк итеп Россия гимнын яңгыраттылар.
Шунысы игътибарга лаек, парадта Идел буенда яшәүче халыклар вәкилләрен генә түгел, бик ерак илләрдән – Көньяк Америка, Азия, Африкадан катнашучыларны да күрергә мөмкин иде.
Фотосурәтләр бирелгән сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/10307179.htm
.jpg)
.jpg)