Лениногорск районы Иҗтимагый советы утырышы үткәрелде

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый советының Г.А. Арсланова рәислегендәге чираттагы утырышы балаларны һәм яшүсмерләрне җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыруга, аларның мәшгульлегенә, хокук бозуларны профилактикалауга багышланган иде. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск шәһәре буенча башлык урынбасары Г.К. Урманова катнашты.

Утырышның көн тәртибе буенча тулырак мәгълүматны мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт учреждениеләре, «Движение первых» («Беренчеләр хәрәкәте»), балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчеләре тәкъдим итте. Районда ял итү өчен барлыгы 5 балаларны савыктыру лагере, 17 мәктәп яны лагере ачылган. Моннан тыш, мәдәният учреждениеләре, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар белән шөгыльләнү өчен киң программа әзерләгән. Районның яшь буын вәкилләре өчен җәй кызыклы, күңелле, мавыктыргыч һәм спорт уеннарына бай булачак.

Шулай ук Г.А. Арсланованың Иҗтимагый совет рәисе вәкаләтләреннән азат ителү турындагы шәхси үтенече булу сәбәпле, ачык тавыш бирү юлы белән совет рәисе вазифасына бертавыштан 12 нче номерлы төбәк иҗтимагый үзидарә рәисе Трищанкова Ирина Геннадьевна сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International