Кадерле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Бу – илебез, аның күп гасырлык тарихы һәм мәдәнияте, Ватаныбызны данлаучы һәм саклаучы ватандашларыбызның казанышлары өчен горурлык көне.
Бу көнне без Россия өчен җаваплылыкны, дәүләтнең бәйсезлеген саклап калган һәм бүген Россия җәмгыятенең нигезен тәшкил иткән рухи-әхлакый кыйммәтләрне безгә тапшырган бабаларыбыз мирасын аеруча тоябыз. Аякларыбызда нык басып, без үз көчебезгә ышанып киләчәккә карыйбыз.
Президентыбыз Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, Россия – үзенчәлекле цивилизация, күп милләтле һәм күп конфессияле халык, ул үзенең эчке күптөрлелегенә карамастан, бердәм булды һәм булачак. Гаять зур киңлекләрдә төрле милләт һәм дин вәкилләре безнең уртак Ватаныбызга мәхәббәт белән берләштерелгән, 194 халыкның мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре күптөрлелеге аның кыйммәтле байлыгы булып тора.
Без бу дәүләт бәйрәмен көчле һәм бердәм ил буларак билгеләп үтүебезнең кадерен беләбез.
Татарстан Республикасы Россиянең социаль-икътисади үсешенә, куркынычсызлыгын һәм технологик суверенитетын тәэмин итүгә, аның халыкара партнерлары белән элемтәләрне ныгытуга сизелерлек өлеш кертә.
Махсус хәрби операция шартларында якташларыбыз туган җирләрендә тынычлык хакына батырларча көрәшәләр. Бөтен республикабыз белән Ватанны саклаучылар белән горурланабыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез! Татарстан, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, илебезнең терәк төбәге буларак, алга таба да җиңүгә ирешү өчен эшләячәк!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Ышанам, Россиянең көче – аның кешеләрендә. Туган илгә тугрылык һәм мәхәббәт белән беррәттән, фәнни ачышларның алгы сафында булу, тырышып хезмәт итү һәм оста итеп иҗат итү омтылышы без барыбыз да горурлана торган казанышларның һәм уңышларның нигезе булып тора. Россия – без туган урын гына түгел, Россия – ул зур һәм тату гаилә.
Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иң изге теләкләр телим. Һәр йортта бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен!
Р. Н. Миңнеханов