2025 елның 29 маенда Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы булды.
Район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәшгульлек үзәге вәкилләре балаларның җәйге ялын, мәшгульлеген оештыру һәм сәламәтләндерү турында сөйләделәр. Социаль контрактлар буенча дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе чыгыш ясады. Яңа Кенәр интернат-мәктәбе хезмәткәрләре инвалид балалар өчен коррекцион-белем бирүне үстерү мохитен оештыру турында сөйләделәр.
Шулай ук Иҗтимагый совет инициативасы белән оештырылган, укучылар арасында «Ирләр өчен Ватанга намус белән хезмәт итүдән дә югарырак дан юк!» дигән темага иң яхшы видеороликка һәм эссега район конкурсына йомгак ясалды.



