Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзалары Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 22 маенда Бөгелмә шәһәрендә «Мирас һәм үсеш: эшчәнлек нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты тарафыннан Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылды.

Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы вазифаларын башкаручының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе Н.К. Мисбахов җыелган халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Пленар утырышның спикерлары булып Казан инновация университеты проректоры И.И. Бикеев һәм Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзалары Елена Архарова һәм Гүзәл Мортазина чыгыш ясады. Әлеге чараны әзерләүдә һәм уздыруда Иҗтимагый совет әгъзасы Михаил Коршунов актив катнашты.

Пленар утырыш барышында «Бөгелмә муниципаль районы Иҗтимагый советы эшчәнлегендә рухи-әхлакый мирас» дигән доклад белән Иҗтимагый совет рәисе Елена Архарова чыгыш ясады. Бу аспект Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзалары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International