Бөгелмә районы Иҗтимагый советы әгъзасы һәм Кораллы көчләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Ленар Гәрәев Чик сакчылары берлеге әгъзалары белән 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар. Очрашу барышында чик сакчылары чик сакчыларының киемнәре турында сөйләделәр, балачактан ук патриотик хисләр тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мондый очрашулар балаларга рухи, әхлакый, патриотик тәрбия бирү максатында оештырыла.