2025 елның 8 маенда Лаеш районының Сокуры авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган стела ачылды. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Җиңүнең 80 адымы» акциясе кысаларында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Гибин гамәлгә ашырды.
Тантанага җирле халкы һәм хөрмәтле кунаклар җыелды: Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби вәкиллеге башлыгы Алексей Смирнов, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, Сокуры авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радик Мәүлиев, Сокуры авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Анна Колесникова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Гибин.
Җыелган халык алдында чыгыш ясаганда, Азат Нурмөхәммәтов стеланың бабаларыбыз, әбиләребез, балаларыбыз, барлык халык килеп, геройларыбызны искә алачак урын булачагын билгеләп үтте. Бу урын кешеләрнең йөрәкләрен илебез, республикабыз һәм районыбыз хакына зур эшләргә этәрәчәк.
Чыгыш ясаучылар, шул исәптән алар арасында булган СВО ветераны Дмитрий Иванов та, Җиңү юбилее – тантана өчен сәбәп кенә түгел, ә фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт иткән кешеләрнең батырлыгын искә төшерү мөмкинлеге дә, дип ассызыкладылар.
Сокурыда стела ачылу Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм хөрмәт йөзеннән халыкны һәм кунакларны берләштергән мөһим вакыйгага әверелде.