18 февральдә ТР Мәдәният министрлыгының 2024 ел йомгаклары буенча ачык максатларын тормышка ашыру буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак

2025 елның 14 феврале, җомга

18 февральдә 10 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында ТР Мәдәният министрлыгының 2024 ел нәтиҗәләре буенча ачык максатларын тормышка ашыру турында фикер алышу булачак.

Хисап тоту проекты белән тулырак Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы проекты (https://publictasks.tatarstan.ru/) һәм министрлык сайтларында танышырга мөмкин.

Тыңлаулар 18 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, утырышлар залы (137).

Җыелышта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк:  https://forms.yandex.ru/u/67990f74d04688331bb52c77/

Теркәлгән вакытта катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә. Теркәлү җыелыш башланырга бер тәүлек кала тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International