Инвалидлыклары булган кешеләргә иҗади яктан ачылу мөмкинлеге өчен уңайлы мохитне 7 декабрьгә кадәр тавыш биреп оештырырга мөмкин

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга республика халкы тарафыннан билгеләнә торган алты социаль министрлык өчен ачык максатлар һәм бурычлар сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.

Онлайн-тавыш бирүгә экспертлар тарафыннан министрлыклар каршындагы Иҗтимагый советлар белән берлектә җәмәгатьчелек фикерен, элемтәгә керү өчен платформалар материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә әзерләнгән максатлар һәм бурычлар чыгарылды.

Республика халкы проект порталында тәкъдим ителгән тәкъдимнәр өчен тавыш бирә, шулай ук хакимият органы эшчәнлегенең алар күзлегеннән өстенлекле юнәлешләрен билгели, министрлык эшчәнлеге буенча үз комментарийларын һәм теләкләрен калдыра ала. Әйтик, узган ел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча татарстанлылар эксперт бергәлегеннән аермалы булган 1600 тәкъдим белән чыкканнар.

Сораштыру «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык фикерен алу» бүлегендә 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (https://open.tatarstan.ru/polls).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International