Путин: Казандагы БРИКС саммиты программасы бай булды

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда узган БРИКС саммитының өч көнендә катнашучылар төрле мәсьәләләр буенча фикер алыша алды, ә программа бай эчтәлекле булды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин саммитның финал көнендә матбугат конференциясендә кереш сүзендә әйтте.

«Саммит программасы шактый бай булды. БРИКС әгъза-илләренең тар, киң составтагы утырышлары уздырылды, алар берләшмә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә һәм өч магистраль юнәлеш: сәясәт һәм иминлек, сәүдә һәм инвестицияләр, мәдәни-гуманитар трек өлкәсендә партнерлыкны киңәйтү перспективаларына юнәлдерелгән.», – дип санап үтте Россия лидеры.

Традиция буенча утырыш «аутрич»/«БРИКС плюс» форматында узды. «Бу формат үзен яхшы яктан күрсәтте һәм берләшмә әгъзаларының Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләре исәбендәге дусларыбыз һәм партнерларыбыз белән турыдан-туры һәм ачык диалог мөмкинлеге бирә.», – диде Путин.

Россия очрашуга БДБ илләре лидерларын, шулай ук Азия, Африка, Латин Америкасы илләре делегацияләрен чакырды. Путин Якын Көнчыгыштагы кискенләшкән вәзгыятьне дә кертеп, төп халыкара проблемалар буенча фикер алышу мөмкин булды, диде.

Россия Президенты ассызыклаганча, иң мөһиме, барлык утырышлар һәм чаралар эшлекле һәм ачык, үзара аңлашу атмосферасында узды. Эшкә мондый якын килү киң колачлы мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International