БРИКС саммитында катнашучылар йомгаклау декларациясен кабул иттеләр. Бу хакта Владимир Путин киңәйтелгән составтагы берләшмә утырышының йомгаклау өлешендә хәбәр итте.
«Йомгаклау декларациясе әзерләнде, анда дөньядагы хәлләрнең торышына гомуми бәя бирелде, БРИКСта Россия рәислеге нәтиҗәләре бергә кушылды, озак сроклы перспективага үзара хезмәттәшлек ориентирлары билгеләнде», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук декларацияне БМОда уртак документ буларак таратырга планлаштыралар, дип ачыклык кертте.
БРИКС илләре уртак мәнфәгатьләр нигезендә алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук стратегик партнерлыкны үстерүне дәвам итү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу тезис БРИКС берләшмәсе илләренең Казан декларациясендә язылган. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
«Без янәдән уртак мәнфәгатьләребез һәм төп өстенлекләребез нигезендә БРИКС илләренең теләктәшлеген ныгыту һәм хезмәттәшлеген киңәйтү һәм безнең стратегик партнерлыкны алга таба үстерү мөһимлеге турында белдерәбез», - диелә документта.