Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында катнаштылар, анда 2025 елга максатлар турында фикер алыштылар.
Ачык онлайн тавыш бирүгә министрлык эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагылышлы 15 максат чыгарылачак: халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау, шул исәптән свода катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү, өлкән буын гражданнарның ялын оештыру мәсьәләләре һәм башкалар.
Максатлар һәм бурычлар исемлеге проект порталында (http://publictasks.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылачак. Республикада яшәүчеләрнең тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү генә түгел, үз вариантларын да тәкъдим итү мөмкинлекләре булачак.