23 сентябрьдә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү тәмамлана

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

23 сентябрьдә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү тәмамлана.

Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия түбәндәгеләргә бирелә:

– Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;

– Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен Россия Федерациясе гражданнарына.

Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшыралар::

а) премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында үтенеч язуы;

б) премиягә дәгъва кылучының анкета мәгълүматлары;

в) премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер ел дәвамында премиягә дәгъва кылучының эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм өстәмә материаллар.

Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр (әлеге датаны да кертеп) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Өстәмә мәгълүмат бирелгән сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International