ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары җәмәгать контроле кысаларында «Идел» яшьләр үзәгендә булдылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе әгъзалары җәмәгать контролен гамәлгә ашыру максатыннан шәһәр читендәге балаларны савыктыру лагерьларына баруларын дәвам итәләр. Юлия Кареева Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәгенә юнәлде, анда «Идел» яшьләр үзәге 8 августтан 25 августка кадәр «Милләтебез хәзинәләре»  – «Сокровища нации» балалар лагеренда профильле смена үткәрә.

Россиянең 26 төбәгеннән Татарстанга 200дән артык бала килгән – алар татар теле буенча олимпиадаларда җиңүчеләр, милли ансамбльләрдә катнашучылар һәм башкалар.

Балалар өчен төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр эшли: бию, җырлау, кул эшләре, спорт түгәрәкләре, актерлык осталыгы нигезләре, бизнес-проектлау, татар телен өйрәнү. Болар барысы да бөтен Россиядән килгән татар балаларын татар халкының күп гасырлык традицияләрен йөртүче һәм дәвам итүче буларак үз-үзеңне таныту нигезендә берләштерүгә юнәлдерелгән.

Очрашу барышында балалар сменаның ничек узуы турында сөйләделәр, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның күбесе Казанда, «Идел» лагеренда беренче тапкыр гына түгел инде. Балалар белән әңгәмә бик җанлы булды, очрашуда катнашучылар һөнәр сайлау турында сөйләштеләр, балалар фән һәм яшь галимнәр турында сораулар бирделәр. Юлия үзенең балачакта хыялланган галим юлы, укытучылары турында сөйләде.

Лагерьда балалар өчен иҗади юнәлешләрдә үсү, аралашу һәм күңел ачу өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International