«Тынгысыз йөрәкләр» СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм әзерли

2024 елның 16 августы, җомга

Үзәк мәчет каршындагы «Тынгысыз йөрәкләр» («Неугомонные сердца») гуманитар үзәгендә СВОда катнашучылар өчен чираттагы йөк җибәрү партиясе оештырыла.

Атна саен, сишәмбедән җомгага кадәр 13:00 дән 15:00 гә кадәр «Тынгысыз йөрәкләр» үзәге волонтерлары солдатлар өчен посылкалар әзерләргә җыела. Бүген безнең матбугат хезмәте волонтерларның өйдә токмач пешерүләрен күзәтә алды.

- Безнең арада укытучылар, табиблар, сәүдә өлкәсеннән чыккан кешеләр бар, әмма безне уртак эш - безнең солдатларга фронтта ярдәм итү берләштерә, - дип уртаклашты «Тынгысыз йөрәкләр» волонтеры Рәкыя Дәүләтшина.

Күптән түгел генә «Тынгысыз йөрәкләр» тиз ашлар әзерли башлады. Аларны әзерләү ысулы белән үзәккә нигез салучы Розалия Исхакова уртаклашты.

- Волонтерлар үзләре бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләрне җыялар, пешерәләр, уалар һәм киптерәләр, ә аннары без бергә катнашманы пакетларга төрәбез. Һәр эшне без догадан башлыйбыз һәм шулай итеп безнең продуктлар фронттагы егетләргә ярдәм итәр дип ышанабыз, - дип фикерен белдерде волонтер.

Катнашучылар, нигездә, токмач әзерләү өчен продуктларны үзләре сатып ала. Әмма теләгән һәркем үзәккә «Табыш» һәм Магнит» супермаркетларында урнашкан махсус бакларга азык-төлек тапшырып ярдәм итә ала.

Тиздән «Тынгысыз йөрәкләр» гуманитар үзәге үзенең беренче туган көнен билгеләп үтәчәк - 2023 елның 27 сентябрендә үзәк үз эшчәнлеген башлады. Волонтерлар токмачтан тыш СВО катнашучыларын фиточай, тиз аш, кулдан ясалган шәмнәр, мунчалалар һәм маскировка челтәрләре белән тәэмин итәләр.

Үзәк үз эшчәнлеген 20 кешедән башлады, ә хәзерге вакытта гуманитар үзәктә инде 38 волонтер эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International