«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2022 елның мартыннан бизнесны инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит, хезмәт күрсәтүләр һәм сервислар булдыруга, инклюзиядә яңа технологияләр эзләүгә һәм тиражлауга юнәлдерелгән «Һәркем өчен ачык» инклюзив проектын гамәлгә ашыра.
Күрсәтелгән сайлап алуны уздыру кысаларында 2024 елның 30 сентябренә кадәр «Смартек» платформасында гаризалар кабул итү оештырылды: https://smarteka.com/inclusive
Түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителә:
– Эре бизнес,
– Урта һәм кече бизнес,
– Коммерцияле булмаган оешмалар,
– Дәүләт оешмалары.
Партнерлардан махсус номинацияләр:
– РФ Фән һәм югары белем министрлыгыннан номинация,
– РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан номинация,
– «Мөмкинлекләр контурлары» социаль проектларга ярдәм итү һәм үстерү үзәгеннән номинация.
Смартека - социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү өчен төрле тармакларда иң яхшы тәҗрибәләрне эзләү сервисы ул. Смартек үзгәрешләр лидерлары: төбәк башлыклары, идарә командалары һәм үз тирәсендәге тормышны яхшы якка үзгәртүче битараф булмаган барлык кешеләр өчен билгеләнгән. Татарстан Республикасы әлеге проектның даими катнашучысы булып тора.