Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы башлануы турында хәбәр итә

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле һәм «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы башлануы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана торган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләре ия.

Гаризаларны кабул итү вакыты массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати хәбәрләр рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 30 (утыз) көн эчендә. Кандидатлар өчен мәгълүмат һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган: https://oprt.tatarstan.ru/dokumenti.htm

Гаризага беркетелә:

  • оешманың мөһере белән расланган оешманың дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе;
  • оешма мөһере белән расланган оешма уставының күчермәсе һәм Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;
  • Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү турында орган оешмасы уставына ярашлы вәкаләтле карар;
  • Кандидат турында мәгълүмат;
  • Кандидатның Иҗтимагый палата эшендә катнашуга язмача ризалыгы;
  • Оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;
  • Кандидатның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалыгы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гаризаларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 09-00 сәгатьтән 16-45 сәгатькә кадәр кабул итә, тәнәфес 12-00 сәгатьтән 12-45 сәгатькә кадәр.

Кабул итү урыны: 420060, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Азатлык мәйданы, 1 нче йорт.

Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420060, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Азатлык мәйданы, 1 нче йорт.

Белешмәләрне түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин:

8 (843) 267-64-25 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

8 (843) 567-80-99 – Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International