Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 8 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Рәис грантларын бирү буенча республика комиссиясе конкурска документлар кабул итүне дәвам итә.

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының барлык коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла.

Конкурсның гомуми бюджеты – 159 676 434 сум.

Гаризалар 2024 елның 03 июленә кадәр АИС грант конкурсы платформасында кабул ителә, анда конкурста катнашу шартлары һәм юнәлешләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның сентябрендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыру 2024 елның 1 декабреннән 2025 елның 30 ноябренә кадәр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International