Алабугада яшь рәссамнарны бүләкләү

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының И.И. Шишкин йорт-музееның борынгы утарында Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының 35 еллыгына багышланган «Мин хыялым рәсемен ясыйм» темасына «Я рисую как Шишкин» дип исемләнгән яшь рәссамнарның XX юбилей республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Конкурсның учредительләре - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.Р. Метшин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Р. М. Нуриев, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Соллерс» компанияләр төркеме, ЕГМЗ дус-меценатлары катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсның оештыручысы - Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.

Быел конкурска 525 рәсем тәкъдим ителгән. Конкурста Татарстан Республикасының 19 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 32 уку йорты — сәнгать мәктәпләре, рәсем сәнгате мәктәпләре, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре катнашты. Катнашучылар саны буенча лидерлар өчлегенә Алабуганың И.И. Шишкин исемендәге 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе (86 катнашучы), Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе (60 катнашучы) һәм Аксубай балалар сәнгать мәктәбе (52 катнашучы) керде.

Жюри эше нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 16 мәктәбеннән һәм 11 шәһәреннән 21 җиңүче билгеләнде. Конкурс өч яшь категориясендә уздырылды, аларның һәрберсендә 3 призлы урын бирелде. Моннан тыш, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыручы буларак традицион рәвештә Гран-при тапшырды. 10 яшь рәссам акчалата премия алды.

Махсус бүләкләр бүләкләү тантанасында шәхсән катнашкан Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевтан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызыннан, АДМТның меценат дуслары Әсгать һәм Луиза Сафаровадан һәм АДМТ партнеры булган  “Эссен Продакшн АГ” компаниясе исеменнән Самаренкина Татьяна тарафыннан тапшырылды. Шулай ук, беренче тапкыр бүләкләүдә шәхсән үзе катнашкан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшиннан һәм «СОЛЛЕРС» компанияләр төркеме финанс директоры Татьяна Владимировна Гойдан иң яхшы рәсемнәр өчен призлар гамәлгә куелды.

Бәйрәмдә катнашучы һәр партнер үзенең котлау чыгышында педагогларга һәм яшь рәссамнарның ата-аналарына рәхмәт белдерде.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс Алабуга рәссамы Шишкин иҗатын гына түгел, бөтен рус сәнгатен дә популярлаштырырга мөмкинлек бирә.

Айдар Метшин барлык балаларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады һәм балаларның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» конкурсында күрсәткән сәнгать осталыкларына соклану сүзләрен ирештерде.

АДМТ генераль директоры Гөлзада Руденко музей-тыюлыкның иҗади проектларына битараф булмаган өчен конкурсның барлык партнерларына һәм музей-тыюлык меценатларына рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International