Татарстан Республикасы Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Раис грантларын бирү буенча республика комиссиясе конкурсның 2024 елның 20 маеннан башлануы турында игълан итә.
Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының барлык коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла.
Конкурсның гомуми бюджеты 159 676 434 сум.
Гаризалар 2024 елның 03 июленә кадәр АИС грант конкурсы платформасында кабул ителә, анда ук конкурста катнашу шартлары һәм юнәлешләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның сентябрендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыру 2024 елның 1 декабреннән 2025 елның 30 ноябренә кадәр каралган.