Казан Кремлендә иң борынгы хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне, яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Казан Кремле залында мөхтәрәм кунакларны каршы алдылар. 14 иң борынгы хезмәт династиясе республикабызның төрле почмакларыннан, шул исәптән Балтач, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лениногорск муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларыннан килде. Алар бергә республика икътисадының төрле тармакларын: машина төзелеше, нефть, химия, юл һәм авыл тармаклары, социаль хезмәт күрсәтү, медицина, педагогика тармакларын тәкъдим итәләр.

Җыелганнарны ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева сәламләде. Ул гаиләләргә, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә аларның фидакарь хезмәтләре, традицияләрне саклаулары һәм яшьләрне тәрбияләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән кунакларны депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде. Ул буыннан-буынга үз һөнәрләренә тугры калган гаиләләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, яхшы традицияне дәвам итүнең һәм аның масштабларын киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Профильле министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, тармак профсоюзлары җитәкчеләре кадерле кунакларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Затлы гаиләләрне хөрмәтләүгә «Хезмәт кешесе» фотокүргәзмәсе, шулай ук «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр фестивалендә катнашучылар тарафыннан концерт программасы рәвешендә иҗади бүләк әзерләнгән. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International