Иҗтимагый киңлек нидән гыйбарәт? Аралашу, ял итү, уеннар, спорт һәм, әлбәттә, табигатьтән. Республикабызда мондый мәйданчыклар елдан-ел арта бара. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын 7 ел гамәлгә ашыру дәвамында Татарстанда 225 парк, сквер, яр буе төзекләндерелде.
Ә бу эштә халык үзе ярдәм итә! Киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирүендә катнашып, безнең һәрберебез туган республикабызның тышкы кыяфәтенә тәэсир итә ала.
https://gorodsreda.tatar.ru адресы буенча сайтка яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керегез һәм үз тавышыгызны калдырыгыз. Моны 30 апрельгә кадәр башкарырга мөмкин.
Карточкаларда моны ничек эшләргә кирәклеге турында гади күрсәтмә бар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)