«Без срока давности: непокоренные» конкурсы

2024 елның 19 апреле, җомга

Немец-фашист илбасарлары һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан СССРның тыныч халкы геноциды корбаннары турында тарихи хәтерне саклау буенча «Без срока давности: непокоренные» Бөтенроссия авторлык чаралары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурсның бурычлары булып Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм СССР халыкларының батырлыклары турында тарихи хәтерне саклауның актуаль механизмнарын үстерү, балалар һәм яшьләрнең гражданлык позициясен формалаштыру тора.

Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 30 июненә кадәр үткәрелә.

Гаризалар 2024 елның 15 маена кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен яндекс формада электрон теркәлү узарга кирәк https://forms.yandex.ru/cloud/65f16240068ff02fcdfd4854/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International