20 апрельдә ТР Иҗтимагый ярдәм штабында НКО җитәкчеләре һәм вәкилләре өчен «НКОда бухгалтерлык хисабы үзенчәлекләре. НКО гранты буенча финанс хисабы буенча гомуми мәсьәләләр» дип исемләнгән семинар үткәреләчәк.
Чараның спикеры булып «СО НКОга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы бухгалтеры Альберт Ханбиков чыгыш ясаячак.
Кайчан: 2024 елның 20 апрелендә 12.30 сәгатьтә
Кайда: Казан, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт
Теркәлү өчен телефон: 8 (843) 238 10 00