Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлавы. 

«Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар! Дин тотучыларны утыз көнлек уразаның тәмамлануы һәм Ид Әл-Фитр – Ураза-бәйрәменең мөбарәк бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бәйрәм намазларында Рамазан аенда бирелгән Изге Коръән өчен, игелекле эшләр һәм изге гамәлләр кылу мөмкинлеге өчен Аллаһка рәхмәт белдерәләр. 

Ураза бәйрәме безгә илаһи дөнья төзелешенең какшамаслыгы һәм традицион кыйммәтләре турында искә төшерә, алар арасында иң мөһим урыннарның берсен гаилә һәм аналыкның изге бүләге турында дини күзаллаулар биләп тора. Татар халкының рухи мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булган бу искиткеч бәйрәм Россия Президенты В.В. Путин игълан иткән гаилә елында яңа мәгънә белән тула.

Гаилә мөселманнар өчен изге бурыч кына түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең канәгатьлегенә ирешү ысулы да булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәр туганлык бәйләнешләрен сакларга һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытырга васыять итә. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасында традицион рәвештә гаилә ифтарлары үткәрелә, анда туганнары һәм дуслары да чакырыла.

Татарстан мөселманнарының рухи бердәмлеген, илебезнең өммәтен һәм бөтен җәмгыятебезне ныгыту омтылышын раслаучы традицион күп меңлек Республика ифтары булды, ул инде уникенче тапкыр диндәшләрен җыйды. Ифтарда махсус хәрби операция ветераннары, аларның туганнары, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары катнашты. Рамазан аенда җиңү, яраланганнарны савыктыру һәм һәлак булган сугышчыларның рухларын тынычландыру турында догалар Аллаһы тарафыннан кабул булсын.

Агымдагы елда Татарстан башкаласында Россия Федерациясенең Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга хезмәт итәчәк халыкара чаралар узачак. Алар дәүләтара һәм дини-иҗтимагый мөнәсәбәтләр дәрәҗәсендә дуслык, үзара файдалы элемтәләр үсешенә яңа импульс бирерләр дип өметләнәм.

Ураза бәйрәме барыбызга да оптимизм, үз көчебезгә ышаныч өстәячәк, Аллаһ, уртак Ватаныбыз һәм туган Татарстаныбыз хакына яңа казанышларга этәрәчәк, дип ышанам.

Барыгызга да бәхет, игелек һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә безнең җаннарыбызны иман, көч, мәрхәмәт һәм мәхәббәт белән тутырсын!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International