2025 нче елда кайсы җәмәгать урыннарын төзекләндерергә?

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Иҗтимагый киңлек нәрсәдән тора? Аралашу, ял итү, уеннар, спорт һәм, әлбәттә, табигатьтән. Республикабызда мондый мәйданчыклар елдан-ел арта бара. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыруның 7 елында Татарстанда 225 парк, сквер, яр буйлары төзекләндерелде.

Ә бу эштә халык үзе ярдәм итә! Киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашып, безнең һәрберебез туган республикабызның тышкы кыяфәтенә тәэсир итә ала.

gorodsreda.tatar.ru сайтка керегез яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталына үз тавышыгызны калдырыгыз. Моны 30 апрельгә кадәр эшләргә мөмкин.

Карточкаларда моны ничек эшләргә кирәклеге турында гади күрсәтмә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International